20 май көнне Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Ярминкәдә 6 эшсез һәм эш белән тәэмин ителмәгән граждан катнашты, шуларның 6 сы-эшсезләр, 3 хатын-кыз һәм 3 ир-ат. Анда 3 оешма катнашты: ҖЧҖ «Мирас+», МБУ «Әтнә район мәдәният йорты», СХПК «Кушар». Бу оешмалар 13 вакансия тәкъдим итте: җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, склад мөдире, РФ Сәүдә вәкиле, пешекче, режиссер, хормейстер, төрле эшче. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 2 мөрәҗәгать итүчегә эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юллама бирелде.