КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ТОРУ НӘРСӘ УЛ? Коррупциягә каршы тору-ул федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, граждан җәмгыяте институтлары, оешмалар һәм физик затлар эшчәнлеге: а) коррупцияне кисәтү, шул исәптән коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм аннан соң бетерү буенча (коррупцияне профилактикалау); б) коррупцион хокук бозуларны ачыклау, кисәтү, булдырмау, ачу һәм тикшерү (коррупциягә каршы көрәш); в) коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү буенча.
КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ТОРУНЫҢ ТӨП ПРИНЦИПЛАРЫ Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору түбәндәге төп принципларга нигезләнә: 1) кеше һәм гражданның төп хокукларын һәм ирекләрен тану, тәэмин итү һәм яклау; 2) Законлылык; 3) дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгы һәм хәбәрдарлыгы; 4) коррупцион хокук бозулар кылган өчен җаваплылыкның котылгысыз булуы; 5) сәяси, оештыру, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисадый, хокукый, махсус һәм башка чаралардан комплекслы файдалану; 6) коррупцияне кисәтү буенча чараларны өстенлекле куллану; 7) ДӘҮЛӘТНЕҢ ГРАЖДАН ҖӘМГЫЯТЕ ИНСТИТУТЛАРЫ, ХАЛЫКАРА ОЕШМАЛАР ҺӘМ ФИЗИК ЗАТЛАР БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ.